🕌КАДЕР КИЧЕ - Аллаһның рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичәдер.
🔸Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр.
🕌КАДЕР КИЧЕНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА
Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга,
Аллаһ аннан риза булса иде,
бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:
🔸“Аллааһүммә иннәкә гафүүүн, түхиббүл гафүә фәгъфүганни”
(“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”)
🕌КАДЕР КИЧӘСЕ КАЙЧАН БУЛА
Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел.
Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты.
🔸Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә.
🕌Шуңа күрә мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш.
Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак.
🕌 Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә: "Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә. Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе? Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк.Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр (җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә". (Коръән, 97 нче сүрә).
🕌Кадер кичәсенең билгеләре: Бу кичтә артык җилле, болытлы, тынычсыз һава торышы булмас. Төнге күктән йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакь тулы ай кебек чыгар икән.