АЛЛАҺНЫҢ КАЙБЕР КАНУННАРЫ Бу дөньяда һәрнәрсәне Аллаһы Тәгалә билгеле бер тәртипкә салган (химия һәм физика законнары күбебезгә таныш), кешеләр дә (үзләре дә белмичә) Аллаһның шушы дөньядагы кануннарына буйсынып яшиләр. Шулай ук һәр кеше үз гомере дәверендә Аллаһы Тәгаләнең билгеләгән этапларын уза. 🔸 Иң беренче итеп Аллаһ һәр кешегә Үзе турында белгертә, ишеттерә. (Искәрмә булып - "табигать кешеләре" тора: тумыштан акылга зәгыйфь кешеләр, балигъ яшенә җитмичә үлгән балалар, африка урманнарында яшәүче кабиләләр, монастырьларда бикләнеп ятучы дөньядан бизгән кешеләр һәм башкалар. Боларны Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә сынаячак) Мәсәлән: интернетта утырганда күзеңә Аллаһ турында берәр видео яки лекция чагылды, газета яки китапта берәр дини мәкалә укыдың, урамда барганда мәчеттән азан ишеттең, әбиеңнең кырыгына кайткач ишек кырыенда гына утырган идең, ләкин мулла сөйләгәнен тыңладың һәм ишеттең һәм башкалар. Аллаһ сиңа Үзе турында кайда да бер-ике сүз генә булса да ишеттерә. 🔗 Дәлил 📚📚📚 Аллаһы Тәгалә әйтә: "Без аларга Сүзебезне җиткездек, алар вәгазьләнә алсыннар өчен" (Куръән, әл-Касас сүрәсе, 51 нче аять) 🔹 Шул вакыттан соң кеше - яки тәүбәгә килеп Аллаһның туры юлына баса, яки "кирәкми, вакыт җитмәде, әле ышанып бетмим, пенсиягә чыккач, эш күп әле, вакыт җитми, не созрел әле мин" дип төрле сылтаулар табып үзенең элеккеге яшәү рәвешен дәвам итә. 🔸 Күпмедер вакыт узгач (Аллаһ күрә, бу кеше туры юлга басырга җыенмый) Аллаһы Тәгалә бу кешегә тәрбия йөзеннән әз-әзләп авырлыклар бирә башлый: кешенең проблемалары арта башлый, акчасын югалта, эшендә түләми башлыйлар, сәламәтлеге какшый, баласы чирләп китә, бизнесын югалта, гаиләдә тынычлык бетә, стресс, һ.б. Аллаһ, зирәк әти яки әни баласы артыннан күзәткән, тәрбияләгән кебек, безгә төрле авырлыклар, җәзалар биреп безне тәрбияли. Без дә бит, кечкенә бала идәндә ялтырап яткан ярамый торган әйберне авызына капса - "юк, ярамый, ташла, авызыңа капма",- дип, баланы туктатабыз, чөнки беләбез, бу - әшәке, аңа зыян китерәчәк. Ә бала аңламый , елый, аның авызына кабасы килә. Бездәген шул бала кебек - үзебез теләгәнчә эшлисебез, үзебез теләгәнчә яшисебез килә, ә Аллаһы Тәгалә белә - болай гөнаһка батып тормыш итүебез безнең өчен әшәке, безгә зыян сала, безне туктатырга кирәк. 🔗 Дәлил 📚📚📚 Аллаһы Тәгалә әйтә: "Аларга ахирәтнең олугъ газапларын биргәнче, Без, әлбәттә, башта кечкенәләрен биреп карыйбыз, болар тәүбә итеп туры юлга баса алсыннар өчен". (Куръән, Сәҗдә сүрәсе, 20 нче аять) 🔸 Кемдер шушы авырлыклар килгәч тәүбә итеп Аллаһның туры юлына баса. Аллаһ Үзенә буйсынганы өчен аңа бу дөньядагы бәрәкәт капкаларын ача. Синең ризыгың әзрәк булырга мөмкин, ләкин ул бәрәкәтле булачак, сине җәннәткә алып бара. Ә теге гөнаһлы тормышың сиңа күбрәк доход китерергә мөмкин, чөнки гонаһлы юл белән кеше алдалап, урлап бик күп акча эшләргә мөмкин, ләкин ул сиңа зыян сала, сине җәһәннәмгә илтә. 🔗 Дәлил 📚📚📚 Аллаһы Тәгалә әйтә: "Әгәр шәһәр (яки авыл) халкы Аллаһка иман китереп тәкъвалык кылсалар, әлбәттә, аларга җирдән һәм күктән бәрәкәт ишекләре ачар идек." (Куръән, әл-Әгъраф сүрәсе, 96 нчы аять) 🔹 Ә кемдер аңламый, дөрес нәтиҗә ясамый, тәүбәгә килми. Ул кеше бөтенесен гаепли, ләкин аның белән булган бу проблемалары - Аллаһка буйсынмаганы өчен җибәрелгәнен аңларга теләми. Ул барыбер үзенең гөнаһлы тормышын дәвам итә. Алга бара, егыла, тагын тора, больницага йөгерә, дәвалана, кемнәндер әҗәткә акча ала, төннәрен йокламыйча ике смена эштә эшли, һ.б. Әкренләп аның проблемалары чишелә башлый. Аллаһ бу кешегә дә Үзенең туры юлына басмаса да җиңеллек бирә, бу кеше Кыямәт көнне: "Менә Син миңа авырлык бирдең, ә җиңеллек бирмәдең. Җиңеллек биргән булсаң (ягъни проблемаларым чишелгән булса) туры юлыңа баскан булыр идем" дип, Аллаһка дәгъва белдермәсен өчен. 🔹 Бу кеше дәваланды, саулыгы кире кайтты, операция уңышлы үтте, дуслар әҗәткә акча бирде, бизнесы рәтләнде, киңәйде тормыш, общагадан яңа өйгә күчте, десяткадан иномаркага утырды... Моны хәтта ил күләмендә дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, Европа илләренең үсешләре бик алга киткәнен һәркасыбызга билгеле. Әгәр шушы илләрнең тарихына күз салсак күрәбез - бу илләр башта һәркайсы авыр хәлдә иде, ләкин соңрак Аллаһ аларга җиңеллеген бирде һәм бөтен дөнья капкаларын ачты... Аллаһның бу законнары бөтен җирдә эшли... "О-о-о, менә Аллаһ бирде!", - дибез. Ник бирде?!🤔 "Бәлки син прәннек белән аңларсың, чыбыркы белән аңламаган идең бит", - дип бирә аны сиңа Аллаһы Тәгалә. 🔹 Шуны да аңларга кирәк җәмәгать - әгәр кеше хәле начар булганда тәүбәгә килмәсә, ул хәле яхшыргач бу хакта уйлап та карамаска мөмкин. Бик сирәк кеше генә хәле яхшыргач - тәүбәгә килеп, Аллаһка шөкер итеп яши башларга мөмкин. Күбчелек кеше авыр вакытта тәүбәгә килеп туры юлга баса, намаз укый башлый... 🔸 Җиңеллеген биргәч Аллаһы Тәгалә карый - аңларсыңмы, юкмы? Яңадан сиңа срок бирә. Бу булырга мөмкин - берничә ай, 1 ел, 10 ел, 20 ел, 35 ел. Кеше уйлый инде, менә мин инде шундый булган инде. Менә минем башым ничек яхшы эшли, бөтен проблемаларымны үзем чиштем, мин генә әйбәт инде... Кайчан кеше менә шушы гөнаһлы тормыш - дөрес яшәү рәвеше, "Аллаһның рәхмәте юк монда", - дип яши башлый, шул вакыт Аллаһы Тәгалә ул кешегә: ⚡️ Яки үзенең кулы белән башкарып чыга алмаслык авырлык бирә - "дәвалап булмый торган" авыру; бик әшәке, тыңлаусыз бала; бик газаплы үлем яки тормышның мәгънәсен һәм шатлыгын ала... 📎 Шушы үтеп чыга алмаслык авырлыклар да сине туры юлга күндерер өчен, иманга килеп мәңгелек җәһәннәмнән коткарыр өчен, кылган гөнаһларың өчен бу дөньяда ук үз җәзаңны алыр өчен бирелә. ⚡️ Яки Аллаһы Тәгалә ул кешегә бу дөньядагы бөтен капкаларны ача, кеше рәхәтләнеп гөнаһка чумып яши. Аллаһ аны бу дөньяда җәзаламый, ә җәзаны Ахирәткә калдыра. Ахирәттәге җәза инде - иң зур, иң куркыныч җәза. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә бу кешеләрне имансыз, гөнаһлы тормыш белән яшәгәннәре өчен - иң зур җәзага тарта. 🔗 Дәлил 📚📚📚 Аллаһы Тәгалә әйтә: "Соңрак авыр хәлләрен яхшы хәлгә алыштырдык, алар рәхәтләнеп яши башладылар һәм әйттеләр: «Безнең ата-бабаларыбызга да бәлә-каза һәм шатлыклар ирешкән иде. Бу Аллаһның җәзасы түгел, бары тик вакытлыча күренеш.» Без аларны көтмәгәндә тотып алдык, хәтта алар сизми дә калдылар." (Куръән, әл-Әграф сүрәсе, 95 нче аять) "Кайчан алар Аллаһның вәгазьләрен һәм газап белән куркытуын оныттылар, шул вакыт Без аларга дөньядагы бөтен капкаларны ачтык. Алар Аллаһ биргән нигъмәт белән шатланыша һәм мактаныша башладылар. Без аларны кинәт кенә тотып алдык һәм алар хәсрәткә дучар булдылар." (Куръән, әл-Әнгам сүрәсе, 44 нче аять) ☝️Аллаһы Тәгалә безне бу Куръән аятьләре белән кисәтә! Әгәр туры юлга басмасак, Аллаһка буйсынып яшәмәсәк - Аллаһ безне яки бу дөньяда ук җәзага тарта, яки Ахирәткә калдыра. Ә гаеп бары тик үзебездә булачак бит җәмәгать. ------------------- Рамиль хәзрәтнең әлеге вәгазе Аллаһның билгеләгән шушы тормыш этаплары хакында.

Теги других блогов: Аллах канун дөнья