ҖОМГА КӨНЕ ДОГАСЫ ﷽ 🤲
🤲 Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
🤲 Әлхәмдүлилләәһи Раббил-гәәләмиин.
Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗемәгыйн.
🤲 Йә, Раббым!
Авыруга - шифа бир, мохтаҗга - хәерле ризык бир, адашканга - туры юл күрсәт, әҗәтлегә - ярдәм ит, бәлагә төшкәнгә - чыгу юлын күрсәт!
🤲 Йә, Раббым!
* Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга тәүфыйк, һидаять бир.
* Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсын!
🤲 Йә, Раббым!
Гаилә кормаганнарга - хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга - изге балалар бир.
🤲 Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә вә әңтә хайруль мүңзилиинә.
🤲 Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым!
* Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына.
* Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда.
* Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең.
* Теләсәң, ул бәракәтләрне ала да аласың.
🤲 Әй, Раббым!
🌙 Торган нигезебезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер!
🌙 Анда яшәүчеләрнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт-мәхәббәт насыйп ит!
🌙 Әй, Хафиз булган Аллааһ! Нигезебезне һәм гаиләбезне күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла!
🌙 Шушы нигездә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомердә яшәүләрне насыйп ит!
🤲 Раббәнәә әәтинә фиддүн-йәә хәсәнәтә вә фил әәхыйрати хәсәнәтә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Әәмиин!
Йә Раббил Гәләмиин! 🤲