4нче фотода әни минем 12 яшькә бүләк иткән печенье табасы. Әллә ни күп вакыт та узмаган, 44 ел элек кенә үзе. 3нче фотода кызым Лилиягә 12 яшенә мин бүләк иткән кекс табасы😍, традицияне бозмаска тырышканмындыр, күрәмсең. 16 ел гына узган. Алуга, еш пешерде, аннан алып куелган да онытылган. Бер 10 елдан артык искә дә төшмәде. Ютубтан матур рецепт тапкан кызым. Табаны эзләп табып, 10 ел буе җыелган тузанын юарга туры килде. Металлоломга тапшырырга уйлаган булганмын бугай🤦♀️🤦♀️🤦♀️🤦♀️🤦♀️, чамалагыз инде кайдан табып, нинди хәлдә икәнен дә, ничек чистартып фотодагы халәтенә керткәнне🤦♀️. Бүген тәмле кекслар белән сыйлады безне😍🤗❤️🙏. Яшьләр бит күп белә: майонез ярамый, маргарин салмаска, 82% сливочный май гына, какао, шоколад, тагы әллә ниләр... Без маргарин белән пешерә идек, студент чакта маргаринны "дөя мае" дип, көлә-көлә, ипигә ягып, өстенә шикәр комы сибеп ашый идек; кысыр аш (итсез) пешергәндә, өстендә мае йөзеп йөрсенгә, маргарин сала идек... Язганым бар инде, мин мондый вак-төяк тәм-том пешереп вакланмыйм, белмим түгел, беләм пешерергә үзе. Тортка да тотынмыйм. Безгә булсын зур кисәкне кулга тотып, зур итеп кабып ашап, зур итеп кикертеп куя торганы🤔. Тамак туйдыра торганы.
5,6,7 фотоларда медовый торт пешерде кызым ❤️.