КҮЗ ТИЮДӘН КИҢӘШЛӘР‼️ 🧿🧿🧿 КҮЗ ТИЮ күренешен берәү дә инкарь итми. Күз карашының никадәр көчле булуы турында әйткәндә: «әдәм күзе агач корытыр», «яман күздән таш чатный», — ди халкыбыз. Шуңа күрә ул «күзе усалдан кырга кач!» дип тә өсти. Көнләшү, кызыгу, хөсетлек белән генә түгел, хәтта артык сокланып та карамаска кушалар бездә. Тулган айга күзең төшкәндә дә «СҮБЕХӘӘНӘЛЛААҺ! МӘ ШӘӘ АЛЛААҺ!» —,дип кабатларга һәркайсыбызны кечкенәдән үк юкка гына өйрәтмиләр. Күз бигрәк тә яңа туган балаларга тиз тиючән була. Шуңа күрә 40 көн булмыйча, күкрәк баласын чит-ят кешеләргә бик күрсәтмәскә тырышалар. Әйткәнебезчә, күз тию дигән нәрсә бар, һәм ул кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яшәп килә. Шуңа күрә, кемдер берәү кинәт кенә төшенкелеккә бирелсә, күзгә күренеп «кибә» башласа, хәлсезләнсә, табиблар аның чирен тапмаса, «күз тимәдеме икән?» дигән шик туа. Күз тию кешене сырхауга саптыра, ир белән хатын, гомер буе дус булып яшәгән ахирәтләр арасын боза. Эшнең, тормышның җае, яме китә, яшәү тәме югала. «Күз тиюне Аллаһы Тәгалә адәм балаларын сынар өчен бар иткән», ди динебез. Күз тиюгә каршы иң әйбәт чара һәм дәва исә – Коръән-Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез (с. г. в.) һәм аның сәхабәләре заманында ук бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. ‼ Гадәттә, күз тиюгә каршы 1/«ФӘТИХӘ», 112/«ИХЛӘС», 113/«ФӘЛӘКЪ», 114/«НӘС» сүрәләре, 2-255/«АЯТЕЛ-КӨРСИ» һәм 68/«әл-НҮН – КАЛӘМ» сүрәсенең 51-52 нче аятьләре укыла. Күз бик каты тигән кешегә 36/«ЙӘСИИН» чыгу да бар. Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә: «Саклану – дәвалауга караганда хәерлерәк», диелгән. Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Вә ий йәкәәдүл-ләәзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би әбесаариһим ләммәә сәмигүз-зикра вә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗенүүн. Вә мәә һүвә илләә зикруллил гәәләмиин. /Кәферләр Мухәммәд с.г.с.-мнең Коръән укыганын яки Коръәннән вәгазь сөйләгәнен ишетсәләр, ачуларыннан яки хөседләнеп зәһәрле карашлары белән, аны аягыннан егарга якынлашалар иде һәм ул Мухәммәд мәҗнүн дияләр иде. Ул – Коръән бөтен мәхлүкатны уятучы вә Аллаһының яхшыларга рәхмәтне, яманларга ґәзабны искә тешерүчедер һәм иманны, динне, һидәятне һәм яхшылыкны кәсеп итәр өчен Аллаһ тарафыннан кешеләргә күрсәтелгән якты туры юлдыр. /"Әл-НҮН" – Каләм с. 51-52 а. /68:51-52 🧿🧿🧿🧿🧿 КҮЗ ТИГӘЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР: 🤲 Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим. Әг'уузү би кәлимәтил ләәһи тәәммә миң күлли шәйтаани вә һәәммәһ вә мин күлли гәйнин ләәммәһ. 🤲 Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын. Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын. Догада "Фәтихә" (Әлхәмд), "Аятел-Көрси", "Фәләкъ" һәм "Нәс" сүрәләрен укып, учыгызга өреп, баштан аяк очына чаклы тәнегезне сыпырыгыз. Үз-үзегезне өшкерүне иртә-кичен башкарсагыз файдалырак булыр. Үзегез кешеләргә, шулай ук башка җан ияләренә күз тидерүчән булсагыз: 🤲 "СҮБЕХӘӘНӘЛЛААҺ!" — дип карагыз. 1. Көне буе ТӘҺАРӘТЛЕ йөрергә тырышырга, бозылса янңадан алырга. Тәhарәт рухи кием булып, безне чит начар тәэсирдән саклый. 2. Һәр көнне ИСТИГЪФАР —ТӘҮБӘ кылыгыз: 🤲 Әстәгъфируллааh! — дип әйтегез. 100-дән ким булмасын! Күбрәк булган саен яхшырак. Истигъфәр безне кечкенэ гөнаhлардан чистарта, кимчелекләрне төзәтә. 3. Һәр көнне Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) САЛАВАТ әйтергә: 🤲 Аллааhүммә салли гәләә сәййидинә Мүхәммәд! — 100 дән дә ким булмасын. Салават ул Пәйгамбәребез (с.г.с.) белән элемтәгә керү. 4. Төннең 3 нче өлешендә (иртәнге намазга кадәр 15--20 минут кала) ТӘҺӘҖҖҮД намазы укырга. Иманны ныгытучы намаз булып тора ул намаз. 5. Мөмкинлек булганда әд-ДУХА, ӘҮВӘБИН намазларын калдырмаска кирәк. hәр өстәмә намаз гыйбадәт тәмен арттыра! 6. hәр дүшәмбе hәм пәнҗешәмбе НӘФЕЛ УРАЗАСЫ тотарга тырышырга кирәк. Кыямәт көнне бары ураза әҗерен генә бездән беркем дә ала алмый! 7. Һәр көнне җибәрелгән материалларны укып, фикерләргә, гаиләбезгә өйрәтергә тырышырга. 8. Ястүдән соң, hәр көнне кабер газабыннан саклаучы 67/ТӘБӘРАК - МҮЛК сүрәсен укырга. 9. Иртәнге намаздан сон, Коръәннең, йөрәге - 36/ЙӘСИИНне укырга кирәк. 10. Җомга көнне 18/КӘҺЕФ (Пещера) яки 50/КАФ сүрәсен укырга кирәк. АЛЛАhЫ ТӘГАЛӘ БАРЫБЫЗГА ДА ЯРДӘМЕН, РӘХМӘТЕН, ӘҖЕР-САВАПЛАРЫН НАСЫЙП ИТСЕН ИДЕ. ӘӘМИИН!🤲 Ирек Замялов #догалыйорт

Теги других блогов: продвижение SEO Google